22 февраль көнне “Космос” яшьләр үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә һәм Татарстан энегетикларыны 85 еллыгына багышланган тарихи –мавыктыргыч чара үтте. Чараны сугыш һәм хезмәт ветераны, мактаулы энергетик Леонид Мачтаков ачты. Ул сугыш вакытындагы истәлекле вакыйгаларга тукталды һәм ГРЭС төзелешендә булган тарихи вакыйгаларны искә алды. Аннан катнашучыларга Татарстан энегетикасы турында сораулар бирелде һәм аларга җаваплар тәкдим ителде. Брейн-рингта катнашучылар 5 кешелек өч командагы бүленделәр һәм мавктыргыч сорауларга җавап әзерләделәр. Шулай итеп 1 урында “Җитәкчеләр”, 2 урында – “Мәңгелек яшьлек” һәм 3 урында “Яшьләр” командалары булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды һәм соңыннан күмәк фотога төшү булды.