Зәй районыны Советының 2015 елны йомгаклау утрышы сәнәгать, авыл хуҗалыгы үсеше һәм социаль-мәдәни объктларның эшенә багышланган күргәзмәдән башланып китте. Әлеге зур күләмле күргәзмәдә умартачылык һөнәренә багышланганы бик тә кызыклы тоелды, чөнки анда инде Татарстанда танылып өлгергән учартачылар үзләренең продукциясен презентацияләде. Шуларның берсе Гильфановлар гаиләсе һөнәрчелеге. Гаилә башлыгы Ильдар әлеге кәсеп белән инде 20 елдан артык шогельләнә. Башта ул хуҗалыктагы умарталар белән ныклап эшләгән. Инде хуҗалык таралгач, умарталыкны үзенә алган һәм әлеге көндә 105 умартасы бар. Узган ел 30 фляга бал алганнар. Әлеге табыш уртача дип атала, чөнки күп нәрсә көн торышыннан тора, ә былтыр һава шартлары бик үк яхшы булмады. Башта кыздырды аннан тоташ яңгырлар китте. Умартачының продукциясе бик күп җирләргә җибәрелә: Чаллы Түбән Кама, Зәй һәм хәттә чит илгә дә чыгарыла.