Зәй үзәк китапханәсендә безең чордагы геройларны атадылар. Анда “Безенең чор геройлары. Кемнәр алар?” дигән чара үтте. Кичәгә 4 мәктәпнең 9 сыйныф укучылары чакырылган иде. Герой – кем ул?, Нәрсә ул батырлык?, Кеше нинди очракта батырлык эшли?. Балалар шундый сорауларга җавап эзләделәр. Кичәгә чакырылган Зәй районының Афган сугышында һәм башка төрле бәрелешләрдә катнашучыларны иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Хватков катнашты. Ул Афганистан җирендә хезмәт иткән вакытларын искә төшерде, хәлак булган иптәшләрен искә алып сөйләде. Шуңа күрә һәрбер чорда да батырлыклар өчен урын бар. Мәктәп балаларына әлеге темага китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде.