Зәй яшьләре эш планнары билгеләде

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Зәйнең “Космос” яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре идарәсенең коллегия утырышы булды. Анда үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Төп доклад белән чыгыш ясаган идарә башлыгы Елена Павлова районда яшьләр сәясәтенең алгы планда булуын ассызыклады, башкарылган эшләр, куелган планнарны бәян итте. Утырышта шулай ук ГРЭС яшьләренең иң активлар булуы, эзтабарлар отряды эшчәнлеге, волонтерлар хәрәкәтенең үзенчәлекле эш алымнары аеруча калку итеп күрсәтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыгышында, төп максат буларак, Зәй яшьләренең төрле белгечлекләр алгач, кабат районга кайтып төпләнүе өчен бөтен тырышлыкны кую мөһимлеген ассызыклады. - Моның өчен яшьләребезне җәлеп итәрдәй бөтен мөмкинлекләрне дә кулланырга кирәк. Әлбәттә, монда яшьләр эшләре идарәсенең ничек эшләве зур роль уйный, - диде ул. Соңыннан нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Факел” туризм клубы инструкторы Виктор Китов, Иске Зәй яшьләр үзәге җитәкчесе Владимир Кипров район башлыгы Рәхмәт хатлары, “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров, “Яшьләр үзәге” методисты Наталья Киселева, “Яшьлек” клубы җитәкчесе Ләйсән Кулеевага башкарма комитет җитәкчесе Рәхмәт хатларын тапшырылды. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International