Зәй заводы җитештерү темпларын киметмәү ягында

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Бүген “Мефро уилз Руссия-Зәй заводы” ҖЧШен дә үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча җыелыш үтте. Утырышта завод директоры Илья Давыдов хәзерге вакытта предприятиенең шактый икътисади катлаулы чор кичерүенә басым ясады. 2015 елда тәгәрмәч продукциясе җитештерү 1442 миллион сум тәшкил иткән. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда 9 процентка кимрәк. - Табышның кимүе җитештерелүче продукциягә сорауның аз булуы белән аңлатыла. Хәзерге вакытта без чит илләрдә җитештерелүче җиңел автомобильләр өчен тәгәрмәчләр ясауга яңа линияләр булдырдык, әмма алар дөньядагы катлаулы вәзгыять, безнең илгә карата Европа илләренең мөнәсәбәте белән бәйле рәвештә, тулы куәтенә җитештерү процессында файдаланылмый, заказлар аз. Моның өстенә, агымдагы елның ике ае эчендә КАМАЗ заводы белән алдан килешү буенча эшләнергә тиешле тәгәрмәчләргә дә сорау юк. Шулай да язгы, җәйге, көзге айларда безнең товарга сорау артыр дигән өметтә. Безнең алда 2016 елда җитештерү күләмен 1844 миллион сумга җиткерү планы тора, - ди директор. Завод икътисади яктан җиңел чор кичермәсә дә, хезмәткәрләрнең яшәү шартларын, сәламәтлекләрен кайгыртуга игътибар бирелүен район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев уңай бәяләде. - Безнең өчен иң кадерлесе - кешеләр, ничек кенә авыр булуга карамастан, хезмәткәрләр турында кайгырту, хезмәт хакларын үстерү юлларын эзләү бик мөһим. Ә район халкы сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен бездә күп төрле мөмкинлекләр тудырыла. Район җитәкчелеге һәртөрле учреждениеләрдә хезмәт күрсәтелү халык өчен уңайлы булуга йөз тота, - диде ул. Валерий Акатьев районда башкарылган эшләр, агымдагы елга эре план-проектларны да завод коллективына бәян итте. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International