Зәйдә “Ел тәрбиячесе-2016” исемен Юлия Кузьмина алды

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Зәйдә “Ел тәрбиячесе – 2016” республика бәйгесенең муниципаль этабы тәмамланды. Анда 17 тәрбияче өч көн дәвамында “Шатлык”, “Якты коңгыз”, “Теремкәй” балалар бакчаларында презентацияләр ясадылар, дәресләр алып баруда фрагментлар күрсәттеләр. Нәтиҗәдә икенче урынны - “Урман әкияте”ннән Светлана Миронова, беренче урынны “Кызыл калфак”тан физик культура буенча педагог Юлия Кузьмина алды. Алар икесе дә 15 мартта Әлмәттә узачак төбәк бәйгесендә район данын яклаячак. Энҗе Әгъләмова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International