Политехник колледжны тәмамлаучыларны шәһәр-район предприятиеләре һәм оешмаларына эшкә урнаштыруны хәл итү өчен ныклы адым ясалды: район җитәкчелеге, политехник колледж һәм оешмалар арасында социаль партнерлык турында өч яклы килешү төзелде. 29 февральдә район Советында район башлыгы Разиф Кәримов, политехник колледж директоры Роберт Халитов, шулай ук “Мефро уилз Руссия - Зәй заводы” ҖЧШ, “Зәй шикәре” АҖ, “ТатЭК” ҖЧШ, “Гидромонтаж” төзү-монтажлау фирмасы” ҖЧШ, “Тимер-бетон корылмалар заводы” ҖЧШ, “Икмәк кабул итү предприятиесе” АҖ, “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток”, “Түбән Кама” агрофирмалары җитәкчеләре әлеге килешүләргә кул куйдылар. Мондый документ район тарихында беренче мәртәбә кабул ителде. Диплом алган егет-кызларның мәшгульлеген тәэмин итүдә район башлыгы төп гарант булып тора.