ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2016 ел
шимбә

Зәй районы үз төркемендә яшьләр сәясәте буенча республикада беренче урында. Бу турыда яшьәр эшләре буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Зәйнең 7нче мәктәбендә кичә мәгариф хезмәткәрләренең үткән елга йомгак ясау, агымдагы елга планнар билгеләү буенча еллык киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, бүлек җитәкчеләре, педагоглар катнашты.

Район терлекчеләре соңгы 10 көндә сөт җитештерүне күзгә күренерлек итеп арттырдылар. Район авыл хуҗалыгы һәи азык-төлек идарәсе хәбәрләренә карганда көнлек савым 65,4 тонна тәшкил итә.

Туган якны өйрәнү музеенда 3 март көнне ветераннар җыелды. Алар 1 мәктәпнең 8 сыйныф кучылары белән очраштылар. Анда Сталинград сугышында катнашкан Леонид Мачтаков, шәһәр хәрби комиссары Айрат Аглямзянов,

Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү һәм аларга олылыр ихтибарын арттыру өчен Россия ветераннар партиясе форум үткәрде. Форумда безнең районнан да делегатлар катнашты. Аны ветераннар Советы рәисе Марсель Хузин җитәкләде.

4 март көнне шәһәр мәдәният йортында Мирный бистәсенең 6 сыйныф укучылары сыйныфта укучы кызларны һәм укытучыларын яз бәйрәме белән котладылар.


4
март, 2016 ел
җомга

Бүген, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә коррупциягә каршы комиссия утырышы үтте. Аның эшендә комиссиянең 2015 елда эшләгән эшенә хисап, 2015 елда бюджет учрежденияләренең финанс-хуҗалык эшен тикшерү нәтиҗәләре буенча хисап палатасы доклады, контракт буенча хезмәт бүлеге эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.

Ел саен башкалабыз Казанда 8 март –Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең финал туры үтә. Анда хезмәттә, гаиләдә, җәмәгать эшләрендә иң үрнәк гүзәл затларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге котлый.

4 март көнне Зәй муниципаль районында Лапиннар гаиләсе Николай Ермолай улы һәм Мария Константин кызы 65 ел бергә тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Бу парлар узган тигез озын гомер юлын бик сирәк кеше генә үтә ала. Юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп, бер-берсен гомер буе хөрмәт итеп, тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен саклап калалар. Алар үзлəренең бəхетлəре итеп ике балаларын, оныкларын һəм оныкчыкларын саныйлар. Балалары хәзерге көндә укудагы, хезмəттəге уңышлары, тату һəм матур гаилə булулары белəн əти-əнилəрен сөендереп яшиләр. 65 ел бергə гомер иткəн юбилярларны Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов котлады. Ул юбилярларга саулык, тынычлык, тигез озын гомер теләп мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

Районыбыз хуҗалыкларында кырларга органик ашлама чыгару дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 25700 тонна ашлама чыгарылган. “Зәй шикәре” агрофирмасында ул күрсәткеч – 7100 тонна, “Востокта” – 3100 тонна, “Нивада” – 15500 тонна.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International