11 мартта шәһәр мәдәният йортында рәсәйдә кино елы уңаеннан кинорежиссер Александр Роуның 110 еллыгына багышланган “Рәсәй әкият киносы короле” дигән интеллектуаль сәгать үтте. Чараны алып баручы бөек әкиятче турында сөйләде, балаларга медиа-презентация ярдәмендә аның иҗаты турында бәян итте. Александр Роу иҗаты хәзергә кадәр иң югары урында торучы дөньякүләм кинопрокат продукциясе булып тора.