10 март көнне “Ышаныч” клубына йөрүчеләр туган як тарихы турында өченче буын университеты программасы буенча туган як тарихын өйрәнү буенча дәрескә җыелдылар. Әлеге башлангычны Россия пенсионерлар союзының Зәй бүлеге җитәкчесе Мария Боровинских оештырды. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре туган як турында кызыклы әңгәмә алып бардылар. Әлеге программаны тагын да кызыклы оештыру өчен Чаллы, Зәй, Алабуга шәһәрләреннән дә белгечләр чакыру күздә тотыла. Шулай ук программага төрле экскурсия, музейларга бару, төрле очрашулар оештыру планлаштырыла. Лекторлар ролен музей хезмәткәрләре үтәячәк.