13 марттан Зәйдә архитектуры өлкәсендә “Язгы марш” башланды. Татарстан Президенты булышчысы Наталья Фишман башлангычы белән әлеге чара архитектура өлкәсендә булган күпкырлы үзгәрешләрне үзенә ала. Тикшеренүләр Зәй, Кукмара, Мамадыш, Красный Ключ, Менделеевский, Саба районнарын үзенә алачак. Яшь архитекторларга Татартандагы 7 объектка су буе саклану эшләре буенча концепция әзерләү бурычы куела. Безнең шәһәрдә архитекторлар Ринат Фәрдиев исемендәге парктагы яшеллекне тагын да матуррак ясау бурычы куелды. Шуңа күрә 13 март көнне Мәскәү, Санк-Петербург, Казан шәһәрләреннән бертөркем яшь белгеч Зәйгә килделәр. Алар район башлыгы Разиф Кәримов һәм башка җаваплы хезмәткәрләр белән очраштылар һәм паркның киләчәге турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. 30 мартка кадәр вакыт эчендә алар үз фикерләрен район җитәкчеләре белән үзара килешәчәкләр һәм аннан проектны Президентка юллаячаклар. Проектны тормышка ашыру 2016 елның яз һәм җәенә планлаштырыла.