10 мартта район башкарма комитеты каршында эшләп килүче Зәй районында яшәүче халыкларның телләрен саклап калу һәм үстерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә халык-ара телләр көненә һәм халкыбыз гореф гадәтләрен һәм традиөияләрен саклап калу буенча үткәрелгән чаралар турында район мәгариф һәм мәдәният идарәләренең белдерүе тыңланылды. Район башкарма комитеты идарәләре башлыклары хәбәр итүенчә әлеге чаралар үткәргәндә ике дәүләт телендә дә җитәрлек программа булдырылды. Киләсе атнада чаралар кайбер шәһәр бистәләрендә дәвам итәчәк, ә Бөек тукаебызның 130 еллыгын зур күләмдә үткәрү күздә тотыла. Хәзерге вакытта предприятие һәм оешмаларда Тукай укулары үткәү, 26 апрельдә үткәреләчәк шагырьнең туган көненә багышланган шәһәркүләм чарага әзерлек баруы игълан ителде.