Бу көннәрдә “Зәй шикәре” агрофирмасы терлекчелек белгечләре “Заман” терлек симертү комплексының беренче бүлеген 420 баш яшь терлекләр белән тулыландыра. Беренче чиратта терлекләр Сарман һәм Азнакай районнарыннан кайтарыла.
5-6 мартта Сәвәләй, Кадер, Аксар авылларнда район авыл җирлекләре командалары арасында “Сәләмәтлек” спартакиадасы хисабына волейбол ярышлары булып үтте. Нәтиҗәләр буенча Сәвәләй,Чыбыклы, Бохарай, Пәнәче, Аксар, Шепкә авыллары командалары ярымфинал ярышларында катнашу хокукы алдылар.
Сарманда «Йолдызлык» балалар-яшүсмерләр телевизион эстрада сәнгате республика фестиваленең төбәк туры тәмамланды. Анда Түбән Кама, Сарман, Кама Аланы, Зәйдән биш йөзләп талантлы бала ике көн дәвамында мәртәбәле жюри каршында иҗат имтиханы тотты. Нәтиҗәдә хореография коллективлары арасында " Улыбка" бию ансамбле беренче урын алуга иреште.
Март башында Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк туры тәмамланды. Анда безнең район укучылары актив катнашты. Нәтиҗәдә безнекеләр исәбендә 18 призлы урын. Аның 6сы - Бөтенроссия, 12се республика дәрәҗәсендәге фән бәйгеләре нәтиҗәләре. Күрсәткечләр, узган ел белән чагыштырганда, 4кә ким.
Иске Зәйнең район мздзният йортында “Пилмән бәйрәмен” билгеләп үттеләр. Бу үзенчәлекле бәйрәм 6 март көнне халык-ара хатын кызлар көненә багышланды. Башта хуҗабикәләр үзләре турында сөйләделәр, аннан пилмән ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
2-7 март көннәрендә Ижевский шәһәрендә Россия беренчелегнә чаңгы ярышлары булып үтте. Анда безнең шәһәребездән Федор Симашев исемендәге чаңгы мәктәбе тренеры Михаил Комендантов катнашты һәм 15 км. араны классик һәм ирекле стильдә беренче урынга чыкты.
2015 елда район хуҗалыклары буенча сөт җитештерүчеләр арасында бәйге игълан ителгән иде. Нәтиҗә буенча беренче урынны “Зәй” агрофирмасының Әхмәт бүлеге сөтчелек фермасы беренчелекне алды һәм аларга сөт таксие кайтартылды.
Кыш озату бәйрәмендә район башлыгы Разиф Кәримов бертөркем “Ел хатын-кызы, ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” – дигән бәйгедә катнашкан гүзәл затларыбызга бүләкләр тапшырды.
7 мартта шәһәр мәдәният йортында “Елмаю һәм котлаулар” – дигән бию кичәсе үткәрелде. “Илһамлану” бию коллективы бию алымнарын күрсәтте. Аннан бию бәйгесе һәм табышмакларга җавап һәм башка күңел ачу чаралары булды.
Районыбызның хөрмәтле хатын-кызлары!
Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.
Елдагы иң төп бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне яз башына туры килү символик мәгънәгә ия. Хатын-кызлар да, язның үзе кебек, матур, нәфис, шуңа да алар ир-атның тугры мәхәббәтенә, ышанычлы яклавына мохтаҗ... Хатын-кыз ул - үзе бер дөнья, аның күңелендә мәхәббәткә дә, матурлык һәм зәвыкка да, иң югары аналык хисләренә дә, җылы гаилә учагына да урын бар. Һәм монда, билгеле, тирән мәгънә яшеренгән: сез туганнарыгыз, якыннарыгызга күңел җылысы, наз бөркеп, кояш шикелле, дөньяга яктылык тынычлык, уңайлылык таратасыз.