ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов бүген тимер юл аша төзелүче күпердә киңәшмә үткәрде. Төзелеш урынында атна саен үткәрелүче киңәшмәне чираттагысы дип кенә карау дөрес булмас, чөнки төзелеш ритмы атналап кына түгел, көнләп, сәгатьләп яңа бурычлар куя, киңәшмәдә башкарылган эшләргә йомгак ясала, яңа планнар билгеләнә.

Зәй мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә чыгып, күчмә чаралар оештыра. Чираттагы һөнәри ориентлашу буенча “Һөнәрләр илендә” дип аталган чара “Күкчәчәк” балалар бакчасында узды. Балалар мәшгульлек үзәге эшчәнлеге һәм архитектор һөнәре белән таныштылар, шулай ук истәлеккә сувенирлар да алдылар.

6 апрель көнне “Энергетик” мәдәният сараенда елда үткәрелеп килә торган олы яшьтәге сәхнә осталары арасында район фестивале үткәрелде. Фетивальдә сугыш һәм хезмәт ветераннары, районыбызның лаеклы ялга чыккан хөрмәтле шәхесләре чыгыш ясады.

Зәйнең “Уймак кыз” балалар бакчасында “Кыңгарау чәчәк” өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар белән “Әти-әниләр, карагыз нәрсә өйрәнә балагыз” дип исемләнгән үзенчәлекле кичә үткәрелде.


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

6 апрель көнне Зәйдә “Кадерлебез безнең, ветеран” – дигән акция башланды. Ул республикада үтә торган чараларның берсе булып тора һәм Зәйдә яшәгән, ләкин теге яки бу сәбәпләр аркасында чит җирләрдә яшәп яталар, ләкин җылы каршка һәм игътибарга лаек алар.

2016 нче елның 6 апрелендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Зәй шәһәренең 7 мәктәбе 10 сыйныф укучылары кунакта булдылар.

Билгеле булганча, Татарстан 2019 елда яшьләр арасында эшче һөнәре буенча WorldSkills Russia Бөтендөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады. Шуңа күрә хәзер яшь эшчеләр арасында төрле һөнәрләрне үзләштерү, үз остасы булуга аеруча җитди игътибар бирелә. Ел саен үткәрелүче һөнәри осталык бәйгеләренә дә хәзер таләпләр артты.

31 март көнне Айрат Хәйруллин Алексеевск үзәк Мәдәният йортында район халкы белән очрашу үткәрде. Айрат Хәйруллин - дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул - алты агрохолдингка нигез салган кеше, аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур тәҗрибәсе бар һәм килеп туган проблемалар хакында бик яхшы хәбәрдар.

5 апрель көнне, Мирный бистәсенең “Хатын-кыз бәхете” клубында йөрүчеләр гадәти булмаган чарада катнаштылар. Алар анда россия фильмнарын музыкасыннан танып белделәр. Күп кенә кинолар әлбәттә таныш, ләкин күбесе онытылып та өлгергән инде.

Үз эшләрен яңа башлап җибәрүче эшмәкәрләр өчен яңа уку проекты тәкъдим ителә. Аны “Google” һәм “Россия саклык кассасы” компанияләре презентацияли. Ул «Бизнес класс» дип атала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International