Бүген район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендәге район делегациясе Самара өлкәсе сабан туенда катнашу өчен сәфәргә чыгып киттеләр. Делегация составында мәдәният хезмәткәрләре, сәхнә осталары, көрәшчеләр, журналистлар. Самара өлкәсе юктан гына сайланмаган. Монда сабан туен үткәрү 25 элек башланган, чөнки әлеге өлкәдә 28 меңгә кадәр татар яши. Хәзер инде 8 нче тапкыр безнең делегация Самара өлкәсе сабан туенда канаша. Монда сабан туеның бөтен уеннарын да үткәрү каралган. Әлбәттә иң күренешлесе көрәш. Анда безнең егетләр дә катнаша һәм инде батыр калганнары да бихисап. Шуңа күрә бу баруда да егетләр һәм кызлар сынатмаслар дип уйлыйсы килә.