Бүген Зәйнең үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу уңайдан ул зәйлеләрдән бик күп котлаулар алды. Аны беренчеләрдән булып район башлыгы Разиф Кәримов котлады, ул озак еллар хезмәте өчен Сәгыйть хәзрәткә рәхмәт белдерде, аның өчен зәвык белән махсус ясатылган шамаил бүләк итте. Сәгыйть хәзрәт әтисе мулла булу сәбәпле, кечкенәдән дини мохиттә тәрбияләнеп үсә. Яшь чагында балта остасы, төзелеш өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган мөхтәрәм зат иман йорты эшчәнлеген Зәйдә 1992 елдан кереп китә, ә имамлык вазыйфасын үтәүгә 2002 елдан керешә. - Әтием мулла булу сәбәпле, мин үземне белә башлаганнан бирле дини вәзгыять белән таныш. Озак еллар шушы юнәлештә халыкка хезмәт итә алуыма шатмын, -ди ул. Сәгыйть хәзрәт имамлыкны Фатыйх хәзрәткә тапшырачагы белән дә уртаклашты. Үзе ул Татарстан Диния нәзарәтендә аксакаллар шурасы әгъзасы буларак, шураның Зәй бүлеген җитәкләячәк.