Мәктәп тавында чыгарылыш кичәсе

2016 елның 27 мае, җомга

25 майда музей хезмәткәрләре мәктәп тавында 1 мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе оештырдылар. Тарихи урында андый чара оештыру традициягә әйләнеп бара. Шуңа да укучылар бик теләп риза булдылар. Чөнки изге урыннарда булу, андагы тәсирне аңлатып бетереп булмый. Шәһәрнең иң биек урынына урнашкан әлеге тау итәге үзенең сокландыргыч матурлыгы белән күпләрне үзенә тарта. Укучылар белән тарихи уеннар үткәрү үзе бер серле чара булып тора. Мәсьәлән, крепостьне алу, хәзинә эзләү кебек уеннар балаларның ихтибарын үзенә җәлеп итте һәм ерак тарихларга алып кереп китте. Соңыннан күмер самовары белән чәй кайнатып чәй эчкәч күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Күккә җибәрелгән шарлар һәркемнең теләге кабул булсын өчен бер сәбәп булып торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International