Юбилярларны котлау

2016 елның 28 мае, шимбә

Бүген үзләренең гомер бәйрәмнәрен хезмәт ветераннары Югары Шепкә авылында яшәүче Фәйзуллина Гөлминур Сөнгатулла кызы һәм Чыбыклы авылыннан Баймөхәммәтова Нуридә Сөнгатулла кызы билгеләп үтәләр. Алар икесе дә авыр тормыш юлы кичергән затлар. Ләкин нинди генә авырлыклар булса да аларны язмыш давылы сындыра алмаган. Сугыш ачыларын һәм сугыштан соң авырлыкларны кичеп якты тормышка аяк басканнар һәм якыннарының, туганнарының ышанычлы терәкләре булганнар. Шуңа күрә аларны хөрмәт итәләр, яратып әниебез, әбиебез дип горурлык хисе кичереп тәрбиялиләр. Аларны Россия Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев котлады, ә автоклуб хезмәткәрләре үзләренең моңлы җырларын һәи изге теләкләрен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International