Зәйдә игеннәрнең 69 проценты җыелды

2016 елның 9 августы, сишәмбе

Зәйдә урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара: көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде, арпа суктыру да тәмамланып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 9 августка игеннәр 24100 гектарда җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 69 проценты дигән сүз. Уңыш - гектарыннан уртача 41 центнер. Урак белән бергә салам җыю, терлек азыгы, көзге чәчүгә җир әзерләү эше дә алып барыла.

Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International