Республикада Зәй районы сөт җитештерү буенча 14 нче урында бара. 1-24 июльгә кадәр вакыт эчендә сөт җитештерү 1819 тоннага җитте. Бүгенге көндә сөт җитештерү 1 тәүлеккә 76 тонна тәшкил итә, бер сыерга 17,1 литр сөт туры килә. Июль аенда мөгезле терлекләрдән 700 тонна 58% лы һәм 521 тонна (42%)1 сортлы сөт алынып, аны сату 1221 тоннага җитте.