Бүген Зәй районында мәктәпләрне яңа уку елына әзерлек буенча тикшерү төгәлләнә. Комиссия эшендә гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, кулланучыларның күзәтү һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Комиссия 27 мәктәпне, 30 балалар бакчасын һәм башка балалар учреждениеләрен тикшерде. Комиссия әгъзаларының учреңдениеләгә карата мөһим кимчелекләр юк. Шулай итеп “Учреждениеләр 1 сентябрьдә балалар кабул итүгә әзер” - дияргә була.