9 августта “Шатлык” социаль яклау үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясекнең йомгаклау этабы үтте. Ул авыл балалары өчен әзерләнгән иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Хафизов һәм аның урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова катнаштылар. Булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды. Чарада 40 лап авыл балалары катнашты.