18 августта Казан Ратушасында Татарстан укучыларын “Россия укучылары хәрәкәтенә” кабул иттеләр. Анда Зәй районыннан 1 мәктәп укучылары катнашты.
200 һәм 2000 сумлык банкнотларга символ сайлауның 2 этабы тәмамланып килә. Традиция буенча хәзерге банкнотларга яңа истәлекле объектлар керә.
Россия флагы көне алдыннан Мирный бистәсендә һәр көнне аңа багышланган чаралар уза. Анда төрле яшьтәге балалар һәм өлкәннәр катнаша. 18 август көнне шулай ук шәһәр мәдәният йорты һәм Үзәк китапханәнең 7 филиалы хезмәткәрләре белән берлектә чара үтте.
Зәй районында чөгендер алу эше дәвам итә. Бу эш белән әлегә агрофирмалар гына мәшгуль, тиздән аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 19 августка район буенча татлы тамыр 780 гектарда җыеп алынган.
Шәһәребезнең Жуков урамындагы 7 йортта 14 ел инде бернинди төзекләндерү эшләре дә эшләнмәде. Инде менә быел 4 ай эчендә йортны яңадан төзегән шикелле төзекләндерделәр. Ул республика күп этажлы йортларны төзекләндерү программасына керде.
Бүген, 19 август көнне, республикада укытучыларның август киңәшмәсе кыссаларында Республика Президенты Рөстәм Миннеханов районнарга укучы балаларны йөртү өчен автобуслар тапшырды. Зәй районына 22 шәр урынлы 2 автобусны район башлыгы Разиф Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Гөлчәчәк Галимова кабул итеп алдылар.
16-17 август көннәрендә Чаллы шәһәрендә яшь армиячеләрнең беренче слеты үтте. Анда Зәй шәһәренең 6 мәктәбеннән Ильдар Маркелов катнашты. Чарада республика җитәкчелеге дә катнашты.
18 август көнне музей янында ачык һавада күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә Татарстан халкының үткәне, хәзергесе турында, аның мәдәнияты һәм көн-күреше турында белешмә материаллар, музейның борынгыдан калган экспонатлары белән дә танышырга була иде.
24 августта Зәйдә шәһәр прокуратурасы бинасында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә. Кабул итү республика прокуратурасы һәм тикшерү комитеты вәкилләре катнашында уза.
Бүген районда традицион "Ялчыгол укулары" үтте. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара ул җирләнгән Имәнлебаш авылында оештырылды.