Районда язгы бодай суктыру эше дәвам итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 16 августка игеннәр 34000 гектарда җыеп алынган. Бу – барлык мәйданның 93 проценты дигән сүз. Уңыш - гектарыннан уртача 37,5 центнер тәшкил итә. Суктырылган басулардан шунда ук салам җыела, пресслана һәм фермаларга кайтарыла бара. Район буенча барлыгы 16 мең тонна салам җыеп алынган. Көзге чәчүгә җир әзерләү дә алып барыла. Барлыгы 22 мең 500 тонна чәчүлек җир әзерләнгән.
Рәзимә Кашапова