Иске Зәйдә зур үзгәрешләр көтелә

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Иске Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашу бик тә конструктив рәвештә үткәрелде, чөнки ул тарихи бистәнең киләчәге турында иде. Иске зәй бистәсе халкын шәһәр территориясенә керүгә карамастан юл буйларын чүптән арындыру, чүп түгү һәм җыштыру кебек мәсьәләләр борчыды. Район башлыгы шәхси йорт тирәләрен әлегә кадәр беркемдә җыештырмады, һәркем үз йорты янын үзе җыештырырга тиеш, ә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр йорт яннарын тәртиптә тоту өчен аена 100 сум күләмендә акча тхләгәннәрен әйтте. Халык шулай да район башлыгына рәхмәтле, чөнки инде ничәмә еллар чишелмәгән мәсьәлә иске зәйдәге поликлиника иде, ул проблем чишелде.Шунда ук полиция йорты төзелде. Болар барысы да халык өчен бит. Район башлыгы киләчәк планнар турында да бәян итте, чөнки иске зәйдә дә шундый ук халык яши. Алар да кеше төсле ял итәселәре, яшисләре килә. Юлы да, парк та, суб буйлары да тәртипкә китерелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International