Зәй районда бүген бөртеклеләрне җыю төгәлләнде, шикәр чөгендер алу дәвам итә. Бу эш белән барлык агрофирмалар да мәшгуль, тиз көннәрдә аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 18 августка район буенча татлы тамыр 640 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 300 центнер тәшкил итә. Район басу- кырларыннан барлыгы 19200 тонна татлы тамыр җыелган. Көзге чәчүгә җир әзерләү дә тулы куәттә бара, бүгенге көнгә 24000 гектар мәйданда чәчүлек мәйданнары әзерләнгән. Рәзимә Кашапова