Зәйдә чөгендер алу бара. Бу эш белән барлык агрофирмалар да мәшгуль, тиз көннәрдә аларга “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте дә кушылачак. 17 августка район буенча татлы тамыр 550 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 300 центнер тәшкил итә. Район басу- кырларыннан барлыгы 16500 тонна татлы тамыр җыелган.