Зәй “Шатлык” социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова социаль яклау бүлеге, “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге коллективлары белән очрашты. Очрашуда республиканың төрле тармакларында, шул исәптән социаль тармакта үсеш динамикасы һәм төрле мәсьәләләр каралды. Клара Алексеевна район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ирина Бертман озатуында “Шатлык” социаль-реабилитация, социаль яклау бүлекләрендә, мәшгульлек үзәгендә булды. Министр урынбасары шулай ук “Мефро уилз Руссия – Зәй заводы” ҖЧШендә булды, завод хезмәткәрләре хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында укуда катнаша.