«Исеңдә тот!”

2016 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

24 августта “Созвездие” балалар лагерында музей хезмәткәрләре “Исеңдә тот!” исемле чара үткәрделәр. Ул Курск астында булган бәрелешләргә багышланрган иде. Чара барышында балалар 1943 елда Курск шәһәре астында барган сугышлар турында белделәр. Ул вакытта барлык халыкның игтибары Белгород, Орел һәм Курск шәһәрләренә төбәлгән иде. Әлеге бәрелешләрдә сугыш барышында бердә булмаган техника һәм сугышчылар сарыф ителә. Сугыш 50 көн һәм төн бара. Сугышта зәйдән дә катнашучылар бар. Алып баручылар аларның исемнәрен әйтеп һәрберсенә рәхмәт һәи ихтирам хисләре җиткерделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International