Сезне чын күңелдән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлыйм. Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул. Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез. Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала, сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә. Татарстанның, шул исәптән Зәй районының үсешендә иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, милләтара татулык һәм иминлек төп фактор булып тора. Тарихи мирасыбызны саклап, без камилләшә баруның яңа юлларын да эзлибез. Мәгарифсистемасын модернизацияләү, халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту, физик культура һәм спортка даими игътибар бирү – болар барысы да перспетивага үсеш турында сөйли. Без яшь зәйлеләрне физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә телибез. Районда бик күп республика һәм муниципаль проектлар, программалар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, безнең шәһәребезнең мул тормышы үсешен тәэмин итә. Авыл клублары, сәламәтлек саклау объектлары төзелә, йортлар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзекләндерелә, юллар һәм тротуарлар салына. Районда бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнде. Игенчеләребез, табигать көйсезлекләренә карамастан, мул уңыш үстерделәр. Ашлыкның тулаем җыемы 135 мең тонна, уңыш гектарыннан уртача 37 центнер тәшкил итә. Бу респбуликада яхшы күрсщткеч. Шикәр чөгендере, кукурузны җыеп алу, көзге чәчү оешкан төстә алып барыла. Тагын бер мөһим дата якынлаша – 18 сентябрьдә Россия Федераөиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Ул исә республикабыз, районыбыз үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән анык зур эш. Хөрмәтле зәйлеләр, әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш телим.
Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.