Зәйдә шикәр чөгендере 1400 гектар җыеп алынган

2016 елның 26 августы, җомга

Зәй районда чөгендер алу эше тулы куәттә алып барыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 26 августка район буенча татлы тамыр 1400 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 310 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 43400 тонна татлы тамыр җыелган.

Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International