3 сентябрь көнне район мәктәпләрендә “Ак торна” дигән акция үтте. Ул терроризмга каршы бердәмлек көненә багышланган иде. Акция Россия укучылары хәрәкәте иҗтимагый оешмасы катнашында үтте. Балалар ак кәгазьдән 333 ак торна ясап урамнардагы агачларга һәм мәктәп территориясенә эленде.