Хөрмәтле яшь парлар! Никахны теркәү буенча гариза бирү тулысынча электрон вариантка күчерелде. Моның өчен: 1. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында https://uslugi.tatarstan.ru/теркәлергә кирәк; 2. Яшь парларның икесе дә РФ Бердәм дәүләт порталында теркәлергә тиеш. Моның өчен Татарстанның дәүләт хезмәте порталы аша Идентификация һәм Аутентификация Бердәм Системасына керергә һәм анкета тутырырга кирәк; 3. Гариза бирү өчен яшь парларның берсе ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “ВХОД через ЕСИА” аша авторизация үтәргә тиеш; 4. ЗАГС ХЕЗМӘТЕ бүлегендә никах теркәү өчен, электрон гариза бирергә һәм гариза тутырырга кирәк; 5. Гаризага егет яисә кыз турында мәгълүмат өстәр өчен, ул шәхси кабинетка юнәлдерелә; 6. Ике як та никах теркәү көне һәм вакыты белән килешкәннән соң, шулай ук дәүләт пошлинасы түләгәннән соң, гариза ЗАГС идарәсенә тапшырыла. 7. Җавап яшь парларның шәхси кабинетына юлланачак