8 сентябрь көнне Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йортында эшләп килүче “Хатын-кыз бәхете” клубында йөрүчеләр өчен интерактив сәгать үтте. Ул “Безнең борынгы кино” – дип аталды. Чарада катнашучыларга ике командага бүленеп Россия киносы буенча срауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Ә кино сораулары компьютер экранында күрсәтелде. Һәр командага 10 нар сорау бирелде. Ике команда да бик тулы итеп сорауларга җавап бирделәр. Ә аннары чәй өстәле артында әңгемә дәвам итте.