7 сентябрьдә “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында “Сәләмәтлек-2016” чарасы узды. Анда һәр теләгән кеше катнаша ала. Ләкин күбрәк катнашучылар өлкән яшьтәге зәйлеләр булды. Әлеге проект инде 8 ел дәвам итә. Программада төрледән-төрле чаралар үткәрелә. Бу юлы катнашучылар саф һавада сәләмәтлек сәгате үткәрделәр. Барлык катнашучылар да физик күнекмәләрне бик тырышып башкарды һәм үзләренең көндәлегенә кертергә дигән фикергә килде. Проектның авторы “Энергетик” мәдәният сарае художество җитәкчесе Владислав Тыткин.