Вакансия һәм эш хакын күтәрү турында сөйләштеләр

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

7 сентябрь көнне, хакимиятнең зур залында район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә предрпиятие, оешмалар һәм учреждение җитәкчеләре катнашында вакансия һәм эш хакын күтәрү буенча киңәшмә үтте. Анда мәшгульлек үзәге җитәкчесе Екатерина Андрееваның чыгышы тыңланды. Шулай ук Зәй шәһәр прокуроры ярдәмчесе А.В. Вәлиев кайбер хезмәт Законнарының кайбер бүлекләренә аңлатма ясады. Киңәшмә азагында җәйге ялда балаларны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәткән 11 оешма җитәкчесен район башлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International