Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре көзге игелек атнасы кыссаларында "Ветераннарга визит” акциясен дәвам иттеләр. Бу юлы алар Полканов Иван Павловичта кунакта булдылар. Иван Павлович 18 яшендә ятим кала. Әтисе дә әнисе дә вафат булалар. Беренче хатынын яшен сугып үтерә, бер үзе өч бала белән кала. Икенчесе белән алар аңлашып яшиләр. Алар 25 ел бергә яшиләр, 6 бала тәрбиялиләр. Хәзер инде аларның 15 оныгы һәм 9 оныкчыгы. Алар бергә очрашып күрешкәндә өйдә гөр килеп сөйләшү, көлешү һәм балалар авазы тынып тормый. Бу, әлбәттә бәхетнең бер сәбәпчесе. Алар чыннан да бәхетле һәм шат, чөнки яннарында алар өчен бөтен җаннын биреп торучы әтиләре һәм бабалары бар.