Аксарда халык җыены узды

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

17 нче гыйнварьда Аксар авылы җирлегендә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында халык җыены узды. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән авыл халкын Р. Г. Кәримов таныштырды. Аксар авылы җирлегендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлеге башлыгы Ю.И.Гыйльманов сөйләде. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны тагын да үстерү мөһимлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Нургатаевич ассызыклады. Бүлекчәнең еллык отчеты белән “Зәй” агрофирмасының “Шепкә-Нур”бүлекчәсе җитәкчесе Г.Г.Гайнетдинов чыгыш ясады.Җыенда шулай ук, Зәй шәһәре прокуроры Р.Р.Кәримов, өлкән участок полиция хезмәткәре В.Н.Поповларның чыгышы тыңланды. Җыенга йомгакны район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International