Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышы

2017 елның 20 гыйнвары, җомга
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашуында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия утырышына авыл җирлекләре башлыклары, районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре чакырылды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2016 елда Зәй муниципаль районы юлларындагы вәзгыять ,белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, Татарстан Республикасы “Юл хәрәкәте иминлеге” дирекциясенең Зәй филиалында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау һәм 2017 елга куелган бурычлар белән таныштыру, "Татнефтедор" һәм “БлагоСтрой"ҖЧШ ләренең кышкы чорда юлларны карап тоту эшләрен оештыру буенча чыгышлары тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International