Шепкәдә авыл җыены үтте.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе
17 нче гыйнварьда Шепкә авылы җирлегендә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында халык җыены узды. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән авыл халкын Р. Г. Кәримов таныштырды. Шепкә авылы җирлегендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлеге башлыгы А.Х.Ишматов сөйләде. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны тагын да үстерү мөһимлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Нургатаевич ассызыклады. Бүлекчәнең еллык отчеты белән “Зәй” агрофирмасының “Шепкә”бүлекчәсе җитәкчесе Т.С.Хәйруллин чыгыш ясады.Җыенда шулай ук, Зәй шәһәре прокуроры Р.Р.Кәримов, өлкән участок полиция хезмәткәре В.Н.Поповларның чыгышы тыңланды. Җыенга йомгакны район башлыгы Р.Г.Кәримов ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International