ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2017 ел
җомга
Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашуында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия утырышына авыл җирлекләре башлыклары, районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре чакырылды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2016 елда Зәй муниципаль районы юлларындагы вәзгыять ,белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү,

19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Укучылар гына түгел, укытучылар, мәктәп директорлары да сынау уза. Кичә Зәйнең 6нчы мәктәбендә районның барлык мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре аттестация кысаларында тест үтте. Алар эшләгән эш буенча җитәкчеләрнең ни дәрәҗәдә үз вазыйфаларын башкаруга яраклы булу категориясе билгеләнә. Хәер, мондый сынаулар инде беренче тапкыр гына түгел.
Православие динен тотучылар өчен ул - иң олы дини бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне күпләр махсус урыннарда изгеләндерелгән суда коена. Узган ел коену урыны Карамалы күлендә оештырылган иде. Быел исә әлеге максатта яңа урын билгеләнде, ул – Иске Зәйне әйләнеп узу юлындагы Изге Чишмә. Биредә көздән башлап зур төзекләндерү эшләре башкарылды, чишмәгә төшү юллары тәртипкә китерелде, коенырга теләүчеләр өчен уңайлыклары булган коену (купель) һәм чишенү-киенү урыннары эшләнде. Шунысын да әйтик, чишмәнең юл буендагы өске өлешендә һәм коену урынында төзелгән шатер түбәләр астында караңгы вакытта яктырту өчен,”кояш” батареяләре белән җиһазландырылган яктырткычлар урнаштырылды. Алар түбә астына кеше кергән очракта гына автомат рәвештә эшли.

18
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе
17 нче гыйнварьда Шепкә авылы җирлегендә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында халык җыены узды. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән авыл халкын Р. Г. Кәримов таныштырды. Шепкә авылы җирлегендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлеге башлыгы А.Х.Ишматов сөйләде. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны тагын да үстерү мөһимлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Нургатаевич ассызыклады.
17 нче гыйнварьда Аксар авылы җирлегендә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында халык җыены узды. Районыбызның 2016 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга куелган бурычлары белән авыл халкын Р. Г. Кәримов таныштырды. Аксар авылы җирлегендә ел дәвамында башкарылган эшләрнең торышы һәм алдагы елга планнаштырылган эшләр хакында авыл җирлеге башлыгы Ю.И.Гыйльманов сөйләде. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны тагын да үстерү мөһимлеге турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.Н. Нургатаевич ассызыклады.

Район башлыгы Р.Г.Кәримов чираттагы атналык очрашуы вакытында “Зәй” агрофирмасының “Шепкә” бүлекчәсе, “Поручик” бүлекчәсенең тукландыру комплексы, “Зәй шикәре” агрофирмасы “Рассвет”, “Сәвәләй”, “Родина” бүлекчәләренең товар-сөтчелек фермаларында булды, шулай ук И.И. Әхмәтҗанов (кошчылык),М.М.Рәхимҗановның (эре мөгезле терлекләрне тукландыру) крестьян-фермерлык хуҗалыкларындагы эш барышын карады.

Кем өчендер 2017 елның 17 январе – календарьнең гап-гади көне, ә кем өчендер – көтеп алынган туй көне. Бүген безнең Зәй районы ГХАТ бүлегендә дүрт гаилә теркәлде. Алар үзләренең сөю хисләрен законлы никах җепләре белән беркетте. Яшь парларны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Тормышлары гомерле, бәхетле һәм матур булсын! Ә никах өчен сайланган көн аларга иң шатлыклы көн истәлеге булып калсын.

17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Бүген, "Татнефтедор" филиалы "Зәй автомобиль юллары идарәсе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашында хезмәт коллективы утырышы узды. Районның 2016 елдагы социаль-икътисади үсеше эшчәнлеге нәтиҗәләре белән коллективны башкарма комитет җитәкчесе И.Ф.Хафизов таныштырды. "Зәй автомобиль юллары идарәсе"нең еллык эш нәтиҗәләре белән директор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы А.В.Ганске таныштырды. Киңәшмә барышында автопаркны яңарту вакытында башкарылган төзекләндерү эшләре һәм алдагы елда эшләнәсе эшләрнең планы билгеләнде. Җыелышта "Татнефтедор" ҖЧҖ директорының беренче урынбасары - баш инженер Рәшит Маратович Хәҗиповта катнашты.

Бүген шәһәр башлыгы урынбасары Е. В.Недошивина иҗтимагый территориаль үзидарә рәисләре белән берлектә киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә узган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, 2017 елда эшләнәсе эшләрнең планы каралды. Киңәшмә барышында һәр иҗтимагый территориаль үзидарә җитәкчесе үз эше турында хисап тотты, үзләренең микрорайоннарында килеп туган проблемаларны чишү юллары буенча әңгәмә кордылар. Хәзерге вакытта микрорайоннарда узачак халык җыенарына әзерлек эшләре бара.

13
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген, Россия матбугаты көне уңаеннан узган очрашуда, матбугат өлкәсендә эшләүчеләрне Р.Г.Каримов исеменнән, район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев котлады. «Һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне уңаеннан ихлас күңелдән чыккан котлауларыбызны кабул итегез. Бүгенге көнне массакүләм чараларыннан, басма матбугаттан башка күз алдына да китереп булмый . Бүген дә район массакүләм мәгълүмат чарасында үз эшенең осталары эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Кадерле дуслар! Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшлек итүегез, районда барган вакыйгаларны, социаль мөһим чараларны объектив яктыртканыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Чын күңелдән сезгә илһам, даими иҗади эзләнү, яңа идеяләр һәм проектларны гамәлгә уңышлы куюыгызны телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм иминлек юлдаш булсын!» Киңәшмәдә мәгълүмат чаралары мөхәррирләре, хакимиятнең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International