ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе
18 – 20 гыйнварда Казанда Татарстан Республикасы укучылары спартакиадасы кысаларында фигуралы шуу буенча Татарстан беренчелеге узды. Беренчелектә Зәй командасы үз төркемендә җиңүче булды.
Шушы көннәрдә Базарлы Матакта яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Красный Восток-Агро» АҖ призына билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда Зәйдән үз авырлыкларында Рания Гатауллина -II , Ксения Венкова, Гөлназ Гайфуллина, Регина Краснова, Денис Архипов III урын алды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында бердәм дәүләт имтиханын үткәрү”гә багышланган брифинг үткәрде. Брифингка Совет, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары чакырылган иде.

23
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә чираттагы аппарат киңәшмәсе үтте. Район башлыгы, Зыкова Оксана Юрьевнаның Зәй районы буенча баш дәүләт салым инспекторы, Пашукова Светлана Владимировнаның Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры итеп билгеләнүе турында хәбәр итте.Киңәшмәдә Зәй эчке эшләренең шәхси состав белән эшләү бүлеге башлыгы И.Н.Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы А.А.Әхмәтшин, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы С.А.Филюшина, хәрби комиссар А.Ф.Әгъләмҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимовларның чыгышы тыңланды. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.
Зәй укучылары “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” нормативларын үтәү буенча кышкы спорт фестиваленең муниципаль этабын башлап җибәрде. Узган атна ахырында шәһәр мәктәпләреннән 13-18 яшьлек укучылар 7 нче мәктәп базасында урыннан озынлыкка сикерү, пресс, кулларда гәүдәне күтәрү, турникта тартылу буенча нормативлар тапшырды.
21 гыйнварда Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Россия чаңгы ярышлары Федерациясе президенты Елена Вяльбе, Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары Федерациясе Президенты Илшат Фәрдиев, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары Федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев катнашында пресс конференция узды.
20-21 гыйнварда Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион турнир узды. Анда республиканың 200гә якын көрәшчесе көчен сынады. 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында бил алыш - 9, өлкәннәр арасында 7 үлчәү авырлыгында барды. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, яшүсмерләрдән зәйлеләр Айнур Миңнеханов, Альберт Сәхабиев - җиңүче. Салават Гайфуллин, Альберт Шакиров - II, Виталий Колесников, Айрат Исмәгыйлов, Станислав Николаев III урында. Өлкәннәрдән Динар Кәримов, Булат Гадершин, Руслан Хәмидуллин, Илдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Сергей Павлик – I, Зөлфәт Хәмидуллин, Айнур Әхмәтшин, Рамил Фаршатов III урынны яулады.

20
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган республика турниры ачылды. Чарада республиканың 20 шәһәр һәм районнарыннан килгән көрәшчеләр көч сынаячак.Тантаналы чараны ачу барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов Р.Ш.Фәрдиевне зур юксыну белән искә алды, аның район үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәтләре турында сөйләде. Туганнары исеменнән Р.Ш.Фәрдиевне искә алып Зульфия Муллаяновна Шәрипова чыгыш ясады.

Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов Төги авыл җирлегендә яшәп лаеклы ялга чыккан,бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Павловна Плешкованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.

Бүген район башлыгы Р. Г. Кәримов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов катнашуында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия утырышына авыл җирлекләре башлыклары, районның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре чакырылды. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2016 елда Зәй муниципаль районы юлларындагы вәзгыять ,белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International