Ринат Фәрдиев истәлегенә узган турнирда Зәй командасы - җиңүче

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
20-21 гыйнварда Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә милли көрәш буенча Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион турнир узды. Анда республиканың 200гә якын көрәшчесе көчен сынады. 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында бил алыш - 9, өлкәннәр арасында 7 үлчәү авырлыгында барды. Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, яшүсмерләрдән зәйлеләр Айнур Миңнеханов, Альберт Сәхабиев - җиңүче. Салават Гайфуллин, Альберт Шакиров - II, Виталий Колесников, Айрат Исмәгыйлов, Станислав Николаев III урында. Өлкәннәрдән Динар Кәримов, Булат Гадершин, Руслан Хәмидуллин, Илдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Сергей Павлик – I, Зөлфәт Хәмидуллин, Айнур Әхмәтшин, Рамил Фаршатов III урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International