Симашев мәктәбендә - пресс-конференция

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
21 гыйнварда Симашев исемендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Россия чаңгы ярышлары Федерациясе президенты Елена Вяльбе, Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары Федерациясе Президенты Илшат Фәрдиев, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы чаңгы ярышлары Федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев катнашында пресс конференция узды. Анда сүз чаңгы спорты үсеш перспективалары, проблемалар, Алма-Атада узачак Бөтендөнья кышкы Универсиада һ.б.лар турында барды. Аңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары “Ялта-Зәй”дә, Симашев музеенда булды, Симашев мәктәбе эшчәнлеге белән якыннан танышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International