Бүген Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган республика турниры ачылды. Чарада республиканың 20 шәһәр һәм районнарыннан килгән көрәшчеләр көч сынаячак.Тантаналы чараны ачу барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов Р.Ш.Фәрдиевне зур юксыну белән искә алды, аның район үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәтләре турында сөйләде. Туганнары исеменнән Р.Ш.Фәрдиевне искә алып Зульфия Муллаяновна Шәрипова чыгыш ясады. Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Ринат Фәрдиев истәлегенә традицион бил алыш ике келәмдә 2001-2002 елгы яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында бара. Өлкәннәр җиде үлчәү авырлыгында көч сынаша. Иртәгә исә биредә финал ярышлары һәм турнирны ябу тантанасы булачак. ТР көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин әлеге турнирны Татарстан чемпионатына тиң, дигән бәяләмә бирде. Әлеге ярыш көрәшчеләр өчен Зәйдә узачак Җәлил истәлегенә турнирга чыныгу алу һәм сайлап алу да булачак.