Аппарат киңәшмәсе

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендә чираттагы аппарат киңәшмәсе үтте. Район башлыгы, Зыкова Оксана Юрьевнаның Зәй районы буенча баш дәүләт салым инспекторы, Пашукова Светлана Владимировнаның Олимпия чемпионы Ф.П.Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры итеп билгеләнүе турында хәбәр итте.Киңәшмәдә Зәй эчке эшләренең шәхси состав белән эшләү бүлеге башлыгы И.Н.Шакиров, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе башлыгы А.Н.Галиәхмәтов, янгын-сак гарнизоны башлыгы А.А.Әхмәтшин, опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы С.А.Филюшина, хәрби комиссар А.Ф.Әгъләмҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимовларның чыгышы тыңланды. Киңәшмәгә район башлыгы Р.Г.Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International