ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2018 ел
сишәмбе
2018 нче елның 2 апрель көнне 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучыларның “Аҗаган-2018” хәрби-патриотик уены үтте. Ярышларда гомуми белем бирү оешмаларының 8-9 сыйныф укучылары катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2017-2020 елларда Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” ведомство программасында катнашу өчен заявкалар кабул итә башлый. Программага крестьян (фермерлек) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алачаклар. Үз эшләрен башларга теләүчеләргә дәүләт тарафыннан 250 миллион сум күләмендә грант каралган.

2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе
Татарстанда дәүләт пенсиясен алучылар саны - 81 мең кеше, социаль пенсияне 78 меңнән артык кеше ала. 1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре 2,9 процентка индексацияләнә. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.Дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Ленинград боҗрасында яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, космонавтларның, шулай ук хәрби хезмәттә һәм Чернобыльдә һәлак булганнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларының пенсияләре артачак.Татарстанда шушындый пенсия алучылар саны - 81 мең кеше.Социаль пенсияне Татарстанда 78 меңнән артык кеше ала. Әлеге очракта индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле булмаячак. Ягъни һәр кешенең пенсиясе 2,9 процентка индексацияләнә.Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан уртача пенсия күләме 8 мең сумнан артык. Хезмәт министрлыгы элегрәк аңлатуынча, 1нче апрелдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.
Гамәли сәнгать әсәрләре күптөрле. Алар – агач һәм балчыктан ясалган уенчыклар, күз явын алырлык келәмнәр, соклангыч үрелгән әйберләр һ.б. Әлбәттә, аларның һәркайсының үзенә генә хас эшләнү технологиясе бар. Берничә көн элек кенә туган як тарихын өйрәнү музеенда агачка рәсем ясау һәм балчык уенчыкларны бизәү буенча укучылар өчен мастер-класс үткәрелде. Балалар үзләре дә агачка рәсем ясап карадылар, балчык белән эшләү серләрен белделәр.
Бүген Казанга Ливан, Мисыр, Сирия, Ирак, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Иордания, Палестин, Алжир һ.б. илләрдән абруйлы һәм танылган галимнәр "Коръәннең Казан басмасы: тарихи кыйммәте һәм киләчәге" дип исемләнгән халыкара ислам дини-илаһият конференциясенә җыелдылар.
2 нче апрельдә район Башкарма комитеты җитәкчесе башлыгы И.Ф. Хафизов җитәкчелегендә, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе С.В.Максимов, район торак- коммуналь идарәсе белгечләре, торак ширкәте һәм идарәче органнары хезмәткәрләре катнашында шәһәребез урамнарында рейд оештырылды. Анда катнашучылар шәһәр ишек алды территорияләрендә булып, юллар һәм җәяүлеләр йөри торган урыннарның торышын тикшерделәр, торак-коммуналь хуҗалыкларда эшләүчеләрнең башкарган эшләренә бәя бирделәр. Бүген шәһәребезнең Ленин, Энергетиклар, Никифорова, Октябрь, Төзүчеләр, Тавлина, Жукова һәм Җиңү Проспекты урамнары ишек аллары тикшерелде. Җаваплы хезмәткәрләргә йорт түбәләрендәге, ишек алларындагы кар өемнәрен, бозлы урыннарны тиз арада чистартып, тәртипкә китерергә кирәклеге тагын бер кат искәртелде.

Бүген - 1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Соңгы елларда районыбыз гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру буенча бурычларны уңышлы үтәүче муниципаль берәмлекләр исемлегенә керде. Чакыру буенча Ватан алдындагы изге бурычын вакытында үтәргә теләк белдерүче егетләр күбәйде. Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш 1 апрельдә башланып, 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шушы чорда 40тан артык егетне ил сагына алу планлаштырыла.

31нче март көнне Кадер авылында “Иҗади десант: яшьләр бүген, иртәгә” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде. Аның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрне кисәтү, балалар һәм яшьләрнең иҗади активлыгын үстерү.
Югары Шепкә авылында яшәүче Факиһә Хәйрулла кызы Фәйзуллина шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Ишмәтов килделәр.

31
март, 2018 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов йөкләмәсе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 15.09.2016 елгы 8502/16 номеры белән бирелгән хаты нигезендә Зәй муниципаль районында мәктәп яшендәге балаларны йөзүгә өйрәтүгә юнәлтелгән «Йөзү буенча гомуми укыту» проекты гамәлгә ашырыла. Язгы каникуллар вакытында гомуми белем бирү оешмалары өчен дәрестән тыш сәламәтләндерү эшчәнлеге кысаларында шәһәр бассейнында йөзү буенча күнекмәләр үткәрелә. Эш Мәгариф идарәсе графигына таянып 5-8 сыйныф укучылары белән алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International