Коръәнне ЮНЕСКО исемлегенә кертергә җыеналар

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Бүген Казанга Ливан, Мисыр, Сирия, Ирак, Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Иордания, Палестин, Алжир һ.б. илләрдән абруйлы һәм танылган галимнәр "Коръәннең Казан басмасы: тарихи кыйммәте һәм киләчәге" дип исемләнгән халыкара ислам дини-илаһият конференциясенә җыелдылар. Чараны Коръән һәм Сөннәтне өйрәнүләр үзәге, Татарстан мөфтияте, Болгар ислам академиясе оештырды. Билгеле булганча, 2016 елда нәзарәт тарафыннан бастырып чыгарылган Коръәннең яңа басмасы узган елда Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Коръән Сириянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклылык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Әмма Нәзарәт шушы казанышта туктап калмыйча, Коръәннең өченче, яңартылган һәм камилләштерелгән басмасын әзерләүне дәвам итә. Шуның белән беррәттән Нәзарәт белгечләре тарафыннан Коръәнне рус һәм татар телләренә тәрҗемә итү эше алып барыла. Форумда катнашучылар Коръәнне ЮНЕСКО исемлегенә кертү зарурлыгы турында фикерне хуплап чыктылар.

Белешмә өчен: Беренче Коръән басмасы Екатерина II нең 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендә шрифтлар татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы” барлыкка килә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International