“Яшьлек” боз сараенда авыл мәктәпләре арасында хоккей буенча ачык ярышларның 3 нче этабы узды. Ярышларда Аксар, Кәдер, Югары Шепкә, Александр Бистәсе,Чубыклы һәм Якты Күл мәктәпләре катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урын -Аксар авылы мәктәбе, 2 нче урын Кадер авылы мәктәбе, 3 нче урын Югары Шепкә авылы мәктәбенә бирелде. “Иң яхшы һөҗүм итүче” номинациясендә Нәфис Гыйниятов (Аксар авылы), “Иң яхшы саклаучы”номинациясендә Цыганов Игорь (Кадер авылы),“Иң яхшы капкаччы” номинациясенедә Әхүнҗанов Илнур җиңүче булды. Җиңүчеләр район Башкарма комитетының Грамота, медаль һәм кубокларына лаек булдылар.
28 нче мартта, республика программасы кысаларында агымдагы елда районда төзелүче һәм капиталь ремонт ясалучы социаль объектлар тикшерелде. Аның эшендә Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, аның урынбасары Н.А.Нифатов, Татарстан Республикасы (ГИСУ) Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе кураторы Д.Р.Рафыйков, район торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге белгечләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Комиссия әгъзалары һәр объектта булып, эшне башкару вакыты һәм графигы белән таныштылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов төзү һәм төзекләндерү эшләрендә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү һәм эшне сыйфатлы итеп башкару кирәклеге хакында тагын бер кат аңлатты.
28 нче мартта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская коллектив мөрәҗәгатьнең үтәлешен өйрәнү максатында, бистә халкы белән очрашты. Очрашудан соң, “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау мониторингын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская район башкарма комитеты җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Утырышта җитди контрольда булган документларның үтәлеше каралды. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская “Халык контроле”нә килгән мөрәҗәгатьләрнең Зәй районы буенча үтәлешенә уңай бәя бирде.
28 нче мартта Мирный бистәсе паркында Кемерово шәһәренең “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә һәлак булучыларны искә алу акциясе үтте. Акциядә шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Кемерово шәһәрендә һәлак булучылар истәлегенә һавага шарлар очырттылар.Чарада барлыгы 40 кеше катнашты.
28 мартта илдә Россия Президенты Владимир Путин указы белән матәм көне игълан ителде. Бүген шул вакыйга уңаеннан Зәйдә көндезге сәгать 10да “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда коточкыч янгында һәлак булучыларны искә алу чарасы уздырылды. Анда бу вакыйгага битараф булмаган һәркем катнаша ала. Шәһәрнең үзәк мәйданында фаҗигадә һәлак булучыларны искә алу, чәчәкләр салу өчен урын билгеләнде. Иртән иртүк бирегә балалар һәм өлкәннәр кайгы уртаклашырга килә башлады. Алар бирегә чәчәкләр, йомшак уенчыклар китерәләр, шәмнәр куялар. Плакатларда “Кемерово, Зәй синең белән бергә!”, “Онытмыйбыз, кайгырабыз” дигән сүзләр язылган. Теләгән кеше көн дәвамында бирегә килеп, кайгы уртаклаша ала. Кичке сәгать 6да биредә әлеге акция тагында киң колач алды. Бүген Татарстан Республикасында барлык күңел ачу чаралары кичектерелде.