Юбилярны тәбрикләү

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе
Югары Шепкә авылында яшәүче Факиһә Хәйрулла кызы Фәйзуллина шушы көннәрдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы А.Х. Ишмәтов килделәр. Мәдәният идарәсе каршында эшләп килүче автоклуб хезмәткәрләре юбилярга матур тәбрикләү сүзләре, концерт номерларыннан торган программа бүләк иттеләр. Ил Президентының котлау открыткасы, район башлыгы исеменнән һәм авыл җирлегеннән тапшырылган истәлекле бүләкләр юбилейга ямь өстәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International